news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан» газетасы яңа форматта чыга башлады

Яңача версткалау, анонсларның бирелеше укучыга аерым язмаларга җиңел юл күрсәтә.

«Шәһри Казан» газетасы яңа форматта чыга башлады

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). «Шәһри Казан» газетасы яңа версткага күчте. Атнага өч тапкыр — сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга торган газетаның өч саны инде үзәртелгән форматта укучыларына барып җитте. Бу турыда газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров әйтте.

Яңа верстканың төп үзенчәлеге — шрифттагы үзгәреш. Хәзер газетадагы язмалар уку өчен күпкә җиңелрәк, хәрефләр зуррак.

Газетаның беренче бите дә сизелерлек үзгәрде. Яңача верстка, анонсларның бирелеше укучыга аерым язмаларга җиңел юл күрсәтә. Гади генә итеп әйткәндә укучы үзенә кирәкле теманы җиңел генә табып ала.

Яңаруның тагын бер үзенчәлеге — аерым язмаларда бизәлеш һәм текст күләме белән бәйле. Сыйфатлы һәм эчтәлекле фотографияләргә өстенлек бирү язмаларның тулы эчтәлеген ачып бирергә булышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100