news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада тугыз балалы гаилә ике фатир ачкычы алды

Әлеге йорттан Саба үзәк хастаханәсенә эшкә кайткан яшь белгечләр дә фатир алды.

Сабада тугыз балалы гаилә ике фатир ачкычы алды
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 14 октябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Байлар Сабасында ку­­­а­­нычлы вакыйга булды. Социаль ипо­­­тека һәм арендалы торак про­грам­­­масында катнашучыларга «То­рак­­­ һәм шәһәр мохите» илкүләм про­­ек­ты кысаларында төзелгән 27 гаи­лә­­­гә исәпләнгән йорттан фатир ач­­­­­кычлары бирелде. Иң беренче итеп 9 бала үстерүче Сәгыйтовлар ике фатирга ачкыч алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ә символик ач­­­­­кычны подрядчы оешмадан йорт­­­­ның булачак старостасы Ал­маз­­ Мәү­лин кабул итеп алды. Саба­ му­­ни­ципаль районы башлыгы Рәис Миң­не­­­ха­нов үзенең чыгышында бил­ге­­­ләп үткәнчә, Президент кай­гыр­туы белән Татарстанда барлык со­ци­­­аль программнар да үтәлә, ха­лык­­­­ны яшәү урынлы итүгә зур игъ­­­ти­­­бар бирелә.

«Коронавирус күп­ эш­­­­­тән тыелдырса да, програм­ма­­лар­­­ның берсе дә тукталмады. Алар ки­­­ләсе елда да дәвам итәчәк. Рес­пуб­­­ликабызның табышыннан авыл рай­­­он­нарына зур финанс ярдәме күр­­­сәт­кәннәре өчен дәүләтебезгә сез­­­нең исемнән зур рәхмәт әйтәсе ки­­­­­лә. Районда төзелешләрнең күп­че­­­леген алып барган «Ак таш» оешмасы төзүчеләренә дә зур рәх­­мәт. Әл­бәттә, рәхмәтнең иң зурысы, ба­ла­­­­­лар үстерүче яшь гаиләләргә. Сез­ булмасагыз, йортлар да төзел­мәс­, ­ балалар бакчаларына да ихты­яҗ тумас иде», — диде район башлыгы.

Фа­тир­ ачкычы иң беренче итеп Саба­дан Сәгыйтовлар гаиләсенә тап­шы­рыл­­ды. Бер генә дә тү­­гел, ә ике ачкыч. Сәгыйтовлар хә­зер­­ге ва­кытта районда иң ишле гаи­­лә булып танылды. Гөлнара һәм­ Фәр­­гать 9 бала үстерәләр, иң кеч­ке­­нәсе Азимуратка–3, иң олы­сы­на 26 яшь.

«Моңарчы яшәг­ән йорты­быз кеч­кенәрәк иде. Хә­зер берь­юлы өч һәм ике бүлмәле фа­­тир­лы булдык. Ба­ла­ларыбызның ал­­ты­сы кечкенә яшьтә әле. Инде­ үз­лә­ре­нең гаилә ко­рыр ва­кы­ты җиткән ба­ла­ла­рыбыз да бар. Алар­га аерым фа­тир алу бик вакытлы булды. Безгә зур игъ­тибар күрсәткәннәре өчен рес­­­публика, районыбыз җитәк­че­лә­­­ре­нә рәхмәттән башка сүзебез юк. Куанып-шатланып яшисе дә­, яши­­­се генә», — диде Гөлнара ха­ным.

Әлеге йорттан Саба үзәк хас­та­ха­нә­­­се­нә эшкә кайткан яшь бел­геч­ләр дә фатир алды. Фатир алган көрәшче еге­те­­без Эду­ард Җәләлиев та Та­тар­­стан­ Дәүләт торак фонды сайтын­­нан­ торакның кайчан фай­да­ла­­­ну­­га тапшырылачагы бе­лән гел кы­зык­­­сынып торган.

Тынычлык урамындагы йорт Татар­стан Дәүләт торак фонды ин­­­вес­тицияләре хисабына сафка бас­­­кан. 2005-2019 елларда Дәүләт то­рак фон­ды ярдәме белән рай­он­да 165,7 мең квадрат метр­лы йортлар файдалануга тап­шы­­рылды, бу 1909 гаиләгә то­рак шарт­ларын яхшыртырга мөм­кин­лек бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100