news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Дискотекалар вирус инфекциясе таралу өчен идеаль урын

Республика ведомствосында Татарстанда яшәүчеләрне законлы ачылмаган төнге клубларга йөрмәскә өндәделәр.

Роспотребнадзор: Дискотекалар вирус инфекциясе таралу өчен идеаль урын

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан яшьләре тыелган дискотекаларда яңа коронавирус инфекциясе һәм кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) йоктыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Эпиданамнез җыйганда кешеләр дискотекалар һәм төнге клубларга йөрүләрен таный. Мин республикада яшәүчеләргә кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәүне сорап мөрәҗәгать итәм, чөнки анда вируслы инфекцияләр таралу өчен идеаль шартлар бар», — диде спикер.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда яшәүчеләр арасында 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр коронавирус инфекциясе авыруы статистикасында 30 процентны били. Бу категориягә керүчеләр арасында коронавиурс белән авыручылар клубларда булуларын таный, диде Любовь Авдонина.

Авдонина искәрткәнчә, клубларга эшчәнлек алып бару тыелган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хокук бозган бина хуҗалары турындагы мәгълүматны полициягә җибәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100