news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Яңа Шигали авылында герой-якташларга мемориал такта ачтылар

Авылның берничә буын вәкиле 86 солдатны хөрмәтләп искә алу өчен чәчәкләр белән килде.

Питрәч районының Яңа Шигали авылында герой-якташларга мемориал такта ачтылар
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 14 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», София Егорычева). Питрәч районының Яңа Шигали авылында герой-якташларга мемориал такта ачтылар. Тантанага авылның берничә буын вәкиле җыелды. Алар 86 солдатны хөрмәтләп искә алу өчен чәчәкләр белән килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Һәйкәл ачылган китап битен хәтерләтә. Өске өлешендә Җиңү Ордены сурәтләнгән. Мемориал тактаның бер ягында сугыш кырларында һәлак булган 46 кеше, икенче ягында өйләренә әйләнеп кайткан 40 кеше исеме язылган.

Һәйкәлне ачу 9 майга планлаштырылган булган. Әмма пандемия сәбәпле, аны көзгә күчергәннәр. Мемориал төзү идеясен Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Петрович һәм аның улы Владимир Макаровлар гаиләсе тәкъдим иткән. Алар һәйкәл төзү турында 10 ел элек үк уйлаган булган инде. Шушы еллар эчендә туры килерлек урын эзләгәннәр. Территорияне законлаштырганнар. Төзелештә битараф булмаган эшмәкәрләр ярдәм иткән.

«Ни генә эшләнмәсен — барысы да яхшыга. 9 майга шундый матур мәйданчыкны бәлки төзеп тә бетерә алмаган булыр идек.  Без әти белән башкалар ярдәменә өметләнмәдек тә. Әмма акрынлап бу игелекле эшкә битараф булмаган кешеләр кушылды. Өлкән буынга игътибар күрсәтүләре һәм ярдәмнәре өчен барысына да зур рәхмәт», — дип сөйләде Владимир Макаров.

Катнашучыларның күбесе күз яшьләрен тыя алмады. Чөнки күпләр хәтерендә әле дә сугышка киткән, җиңү белән кайтырга вәгъдә иткән кешеләр турында хатирәләр яши. Валерий Емельяновның да күңел яралары төзәлмәгән әле. Аның бабасы һәм әтисенең исемнәре дә тактада язылган.

Герой-якташларга һәйкәл ачу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов, дин әһелләре, күп кенә җирле халык катнашты.

Һәйкәл территориясе дә төзекләндерелгән инде. Чыршы утыртасы, эскәмияләр куясы гына калды. Изге Троицкий мәхәлләсе рухание Ярослав атакайның рөхсәте һәм хәер-фатихасы белән янәшәдә часовня төзиячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100