news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яңа Чишмәдә тугыз айда 116 бала туган
Агымдагы елда районда туучылар саны узган елдагы күрсәткечләрдән бераз артык.
Скопировать ссылку
(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Статистик мәгълүматлар буенча тугыз айда районда 116 бала туган (шул исәптән 49 малай һәм 67 кыз), дип яза "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы.
Сабыйларның 38 е гаиләдә беренче, 49 ы - икенче, 24 е – өченче һәм 5 е дүртенче бала булып якты дөньяга килгән. 2017 елда тугыз айда 104 бала туган.
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. Тугыз айда 155 яңачишмәле вафат булган (шул исәптән 82 ир-ат һәм 73 хатын-кыз). Узган елда бу вакытта 159 кеше үлгән булган.
Тугыз айда яңа гына никахлашкан 61 пар гаилә корган (2017 елда – 68), аерылышучылар саны - 27 (2017 елда – 21).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot