news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 22 сентябрьгә кадәр барлык объектларда да җылылык бирелер дип көтелә

«17186 күп фатирлы торак йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 98 процент тәшкил итә. 8 муниципаль районда 20 сентябрьгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителер дип көтелә» — диде Алексей Фролов.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда барлык объектларда җылылык бирү 22 сентябрьгә төгәлләнер дип көтелә.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында брифингта бүген ягып җылыту сезонына әзерлек төгәлләнү стадиясендә булуын әйтте. 

«Һава торышы кисәк җылыту, я суыту сәбәпле, җылылык җибәргәндә, төрле каршылыклы сораулар килеп чыга. Кемгәдер эссе, кемгәдер салкын… Җылылык бирү температура графигы буенча 22 сентябрьгә булыр дип фаразлана. Норматив буенча, биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градустан түбән булу шарт», — диде ул.

Быел республикада җылылык бирү 6 сентябрьдә башланган. 26 районда ягып җылыту сезонын башлаганнар. «Торак фондны мониторинглау» системасына кертелгән мәгълүматлар буенча, бүгенгә республикада 3261 котельный әзерләнгән. Питрәчтә — бер, Казанда алты котельный әле әзер түгел.

«17186 күп фатирлы торак йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 98 процент тәшкил итә. 8 муниципаль районда 20 сентябрьгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителер дип көтелә» — диде Алексей Фролов. 

Алдагы ягып җылыту чорына республикада 3335 мәгариф, 2012 сәламәтлек саклау, 1968 мәдәният, 242 спорт оешмасы әзерләнгән. Барлыгы 171 социаль яклау объекты тулысынча әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100