news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань балалары Дамир Йосыповка туган көненә очкыч һәм кукуруз басуы бүләк иткән

Һәлакәткә очраган очкычны кукуруз басуына төшереп утыртып, 233 кешенең гомерен саклап Россия Героена 44 яшь тулды.

Сызрань балалары Дамир Йосыповка туган көненә очкыч һәм кукуруз басуы бүләк иткән

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Россиянең гражданнар авиациясе очучысы, Россия Герое Дамир Йосыпов үзенең туган көнен билгеләп үтте. Очкычны кукуруз басуына утыртып, 233 кешенең гомерен саклап калган легендар очучыга 44 яшь тулды.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Сызрань шәһәренең 23 нче мәктәбенең 7 «А» сыйныфы укучылары Дамир Йосыповка бүләк итеп очкыч һәм тулы бер кукуруз басуы ясаган. Укучылар геройга үзләре ясаган рәсемнәрне тапшырды, алар арасында портретлар һәм кукуруз басуында ясалган очкыч сурәтләре дә бар.

«Дамир Йосыповны безнең шәһәрдә күпләр ярата: тыйнак, ярдәмчел, ачык күңелле кеше мәктәпләрдә, хакимият кабинетларында һәм башка оешмаларда кадерле кунак. Өч ел рәттән аның протреты шәһәрнең Мактау тактасында тора. Дамир Йосыпов Сызрань шәһәрендә туган, монда аның туганнары яши», — диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: экстремаль шартларда хезмәт бурычын башкарганда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, 2019 елның 16 августында Россия Президенты Указы белән Йосыпов Дамир Касыйм улына Россия Федерациясенең Герое исеме бирелде. 2019 елның 21 ноябрендә Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин аңа Алтын йолдыз тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100