Ютазы районы Иске Урыссу авылында Дуслык паркы ачылды

Паркны 1,5 млн сум грант хисабына төзегәннәр.

(Ютазы, 14 сентябрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы Иске Урыссу авылы халкы өчен матур чара узды — авыл үзәгендә «Дуслык» паркы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Иске Урыссу авылында яшәүчеләр әлеге иҗтимагый киңлекне Татарстан Республикасында иң төзек торак пунктлар бәйгесендә җиңү яулаган өчен откан 1,5 млн сум грант хисабына төзеде. Исемен дә тавыш бирү юлы белән үзләре сайлады.

Авыл халкын «Дуслык» паркын ачу тантанасы белән котлап, район үзәгеннән, башка авыл җирлекләреннән дә кунаклар килде. Алар әлеге паркның авылдашлар өчен очрашу, күрешү һәм дуслык җепләрен ныгыту урынына әверелүен теләде.

Бәйрәм чарасында, әлбәттә, җыр-моң күп яңгырады, балалар өчен күңелле уеннар оештырылды.