news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиктокерлар Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров керткән тренд буенча клип төшергән

Татарстан Президенты белән Башкортстан Башлыгының бергә төшкән фотосы популяр мемга әверелгән.

Тиктокерлар Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров керткән тренд буенча клип төшергән

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан тиктокерлары «Как нормальные пацаны» видеоклибын чыгарды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кара күзлектән фотога төшүен идея итеп файдаланганнар.

«Миңнеханов кебек нормаль егетләр, хәзер бөтен Татарстан буенча күзлек кия», — дип җырлый The Duslar House проекты тиктокерлары.

Гомумән алганда, алар Татарстанның барлык әйбере — аш-су һәм музыкадан алып спорт белән шөгыльләнүгә кадәр модада булуы турында җырлый. Яшьләр җырны татар һәм рус телендә башкара.

2020 елның августында Татарстан Президены Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казан үзәгендә урмада йөрде һәм Кабан күленең яңартылган яр буен карады. Мәйданчыкларның берсендә алар кара күзлектән һәм галстуксыз фотога төште.

«Нормаль егетләр кебек», — дип шаяртты ул вакытта Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100