news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Хәмдүнә Тимергалиева турында: Иң халыкчан татар җырчыларының берсе

Татарстан Президенты мәрхүмә җырчының якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов Хәмдүнә Тимергалиева турында:  Иң халыкчан татар җырчыларының берсе
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Татарстан һәм татар дөньясы бүген зур югалту кичерде. Республиканың халык артисты, иң популяр һәм иң халыкчан татар җырчыларының берсе — Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды. Аның иҗатын күпләгән буын вәкилләре яратып тыңлады. Яраткан җырчыбызның авыр туфрагы җиңел булсын. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot