news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кечкенә кешеләр съезды оештырыла

Әлеге вакыйга ахондроплазия белән интегүчеләр арасында дуслыкны ныгытуга юнәлгән.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Казанда Идел буенча яшәүче ахондроплазиядән интегүче кешеләр съезды булачак. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вакыйга ахондроплазия белән интегүче кешеләр арасында дуслыкны ныгытуга юнәлгән. Анда 30 кеше (шул исәптән озата килүчеләр дә) катнаша ала. Катнашучыларны волонетерлар йөртәчәк.

Съездга Татарстан районнарыннан һәм Казаннан, шулай ук Самара һәм Киров өлкәсеннән ахондроплазия белән авыручылар килер дип көтелә. Чарада шәһәр буйлап экскурсия, милли ашлар белән танышу һәм мастер-класслар булачак, диелә министрлык хәбәрендә.

Мондый чара республикада беренче тапкыр уздырыла. Аны «Иман нуры» мәчете каршындагы хәйрия эшчәнлеге җитәкчесе, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының иҗтимагый ярдәмчесе Регина Иванова оештыра.


Ахондроплазия — озын сөякләрнең җитлегеп бетмәве аркасында кәрләлек хасил итә торган нәселдәнлек авыруы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100