news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан йортларында җылылыкның 21 сентябрьдә бирелүе ихтимал

Казан мэры Илсур Метшин Торак-коммуналь хуҗалык комитетына һәм администрацияләргә киләсе дүшәмбедән җылылык бирә башлауны оештырырга йөкләмә бирде.

 Казан йортларында җылылыкның 21 сентябрьдә бирелүе ихтимал
архив/Михаил Захаров

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда ягып җылыту сезоны 21 сентябрьдән башланырга мөмкин. Бу хакта башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

«Синоптиклар көннәр суытуны фаразлый. Шул сәбәпле, башкарма комитетның җылылык бирү срокларын каравын сорыйм. Киләсе дүшәмбедә, 21 сентябрьдә җылылык бирү башланды дип әйтә алырбыз дип уйлыйм», — диде шәһәр башлыгы.

Бу йөкләмә Торак-коммуналь хуҗалык комитетына, Казан районнары администрацияләре башлыкларына һәм башка җаваплы затларга бирелде.

«Алдагы ике атнага һава торышы фаразларына караганда, киләсе дүшәмбедә җылылык бирә башларбыз, дип уйлыйм», — дип кабатлады Илсур Метшин.

Август ахырында Казандагы йортларның 96 проценты ягып җылыту сезонына әзер иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100