news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында машина йөртү таныклыгын 16 яшьтән бирергә тәкъдим иттеләр

Автомобиль белән идарә итү өчен яшьне киметү яшүсмерләргә икътисади процессларга иртәрәк кереп китәргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 16 яшьтән җиңел автомобиль белән идарә итүне рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Михаил Черниковка мөрәҗәгать итте.

«Россия Федерациясендә җиңел автомобиль белән идарә итү өчен таныклык алу яшен 16 яшькә кадәр киметү өлешендә законнарга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш, парламентарий B категориясенә яшүсмерләргә 15 яшь тә алты айдан укырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Үз идеясен аңлатып, ул 16-17 яшьлекләрнең рәсми рәвештә эшкә урнаша, башка шәһәрдә укый һәм гаиләсеннән аерым яши алуларына ишарә ясады.

Депутат фикеренчә, аның тәкъдимен тормышка ашыру 16 яшьтән өлкәнрәк булган яшүсмерләргә икътисади процессларга иртәрәк кереп китәргә мөмкинлек бирәчәк. Машина сатып алу теләге хезмәт эшчәнлеген иртәрәк башлау, финанс ягыннан мөстәкыйль булу теләгенә әвереләчәк, дип саный Власов.

  • 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә җиңел автомобиль һәм йөк машинасын 16 яшьтән йөртергә өйрәнергә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100