news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауның Әлдермеш авылында үзсалым акчасына ял паркы төзекләндерелгән

2019-2020 елларда Әлдермеш авыл җирлегендә 1,2 миллион сум тотылган.

Биектауның Әлдермеш авылында үзсалым акчасына ял паркы төзекләндерелгән
«Высокогорские вести»

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Биектауның Әлдермеш авылында үзсалым акчасына ял паркы төзекләндерелгән. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы хәбәр итә.

2019 елда ял паркын яңарта башлаганнар. Быел Әлдермеш авылында үзсалым акчасына тротуар ясаганнар, эскәмия һәм чүп савытлары куелган. Ибрә авылында быел торак йортларга 480 метр суүткәргеч үткәрелгән.

Хәзерге вакытта Әлдермеш авыл җирлегендәге Сая авылында спорт мәйданчыгы ясыйлар. Өч авылда да чишмәләр һәм балалар мәйданчыклары төзекләндерелгән. Киләсе елда авыл халкы парк һәм ял урыннарын, социаль объектларны үстерергә планлаштыра. 2019-2020 елларда Әлдермеш авыл җирлегендә 1,2 миллион сум тотылган. Халык 242 мең сумга якын үзсалым акчасы җыйган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100