news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай янгын сүндерүчеләре шәһәр һәм район мәктәпләрендә дәрес үткәрде

Янгын сүндерү бүлеге инспекторлары яшь тыңлаучыларга бинада янгын чыккан вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Азнакай янгын сүндерүчеләре шәһәр һәм район мәктәпләрендә дәрес үткәрде
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 14 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Айгөл Шәрифуллина). Яңа уку елы башлану белән Азнакай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны янгын сүндерүчеләре мәгариф учреждениеләрендә традицион булган янгын куркынычсызлыгына багышланган дәрес үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

24нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгынга каршы торучы профилактика бүлеге белгечләре мәктәп укучыларын янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтүдә актив катнашты.

Озакка сузылган каникуллардан һәм дистанцион укытудан соң балалар мәктәпләргә әйләнеп кайтты. Янгын сүндерү хезмәткәрләре укучыларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләде. Алар мәктәптә генә түгел, өйдә дә, бакчада да янгынга каршы таләпләрне катгый үтәргә өндәде.

Янгын сүндерү бүлеге инспекторлары яшь тыңлаучыларга бинада янгын чыккан вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, шулай ук коридорда яки баскычта төтенләнгән очракта, янган бинадан ничек тиз һәм каушамыйча чыгып китәргә кирәклеген аңлаттылар. Укучылар ут сүндергеч ярдәмендә утны мөстәкыйль рәвештә ничек җиңәргә мөмкин икәнлеген белделәр.

Азнакай һәм Актүбә бистәсендә урнашкан коррекция мәктәпләрендә дә янгын куркынычсызлыгы дәресләре үтте. Әлеге балалар аерым игътибар таләп итә, монда янгын сүндерүчеләр балаларны янгын куркынычсызлыгы темасына җәлеп итү өчен интерактив дәресләр оештырды.

24нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Александр Никулин сүзләренчә, әгәр мәктәптә балалар өлкәннәр җитәкчелегендә булса, ата-аналар эштә вакытта өйләренә кайтып, бик еш кына ялгыз кала. Шуңа күрә балаларга шәхси куркынычсызлык күнекмәләрен сеңдерү, янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату зарур».

Балалар бик күп сораулар бирделәр, янгын куркынычсызлыгына битараф булмаган мөнәсәбәт күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100