news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы велосипедчылары 20 чакрым ераклыкка йөрү буенча ярыш оештырган

Велойөрешкә чыккан бер йөздән артык кеше арасында өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, мәктәп укучылары да шактый иде.

Ютазы велосипедчылары 20 чакрым ераклыкка йөрү буенча ярыш оештырган
yutazy.ru
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы күләмендә велосипед спортын яратучылар чираттагы тапкыр үз хәзерлекләрен сынады. Урыссудан алып Ютазы авылына кадәр сузылган трасса 20 чакрым араны тәшкил итте, дип яза район басмасы. 
 
Солнечный микрорайонының “Яңарыш” паркы янында билгеләнгән старт сызыгына җыелган велосипедчыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм үзе үк велойөрешкә чыккан ютазылылар марафонын җитәкләде. Велойөрешкә чыккан бер йөздән артык кеше арасында өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, мәктәп укучылары да шактый иде. 
 
Урыссудан алып Ютазы авылына кадәр сузылган трасса 20 чакрым араны тәшкил итте. Финиш сызыгы – Ютазы мәктәбе. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Массакүләм спорт чарасы зур оешканлык белән узды.
 
Шунысы шөкер, билгеләнгән дистанциядән чыгучы булмады, арттан озата барган ашыгыч ярдәм машинасына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Ютазы районы велосипедчылары бер дигән физик хәзерлек күрсәтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot