news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Баулының Таллыкүл бистәсендә үзара салым акчасына зират коймасын алыштырганнар
Референдумда балигъ булган һәр кешедән 200әр сум җыю турында карар кабул ителгән булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Баулының Таллыкүл бистәсендә үзара салым акчалары хисабына зират коймасының бер өлешен алыштырганнар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Таллыкүлдә зират коймасын алыштыру эше узган елда ук башланган. Референдумда, башланган эшне дәвам итү өчен тавыш биреп, балигъ булган һәр кешедән 200әр сум җыю турында карар кабул ителгән.
Нәтиҗәдә 27 мең сум җыелган, республика бюджетыннан тагын 108 мең сум өстәлгән. Шушы көннәрдә подрядчы оешма яңа койма кую эшен төгәлләгән.
Урып-җыю эшләре тәмамлангач, Измайлово авылы зиратына да яңа койма кую планлаштырыла. Авыл халкы төзелеш эшләрен, өмә оештырып, үз көчләре белән башкарып чыгарга булганнар. 70 мең сумга төзелеш материалларын инде сатып алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot