news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Тәртип» радиосының аерым ешлыкта эшли башлавы турында сөйләшәчәкләр

17 августта узачак матбугат конференциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

«Татар-информ»да «Тәртип» радиосының аерым ешлыкта эшли башлавы турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). 17 август көнне (дүшәмбе) 12:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Тәртип» радиосының аерым ешлыкта эшли башлавына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Журналистлар белән очрашуда «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең телевидение һәм радиолар белән эшләү департаменты җитәкчесе Алмаз Миргаязов катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин (гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала).

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100