news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда бозлы яңгырлар явачагы хакында кисәтте

15 августта томан төшәргә, ә җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар Татарстанда бозлы яңгырлар явачагы хакында кисәтте
Татар-информ архивы

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 августта (шимбә) Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һава торышы начарланыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшүе, төнлә һәм көндез боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100