news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында мәктәпләр яңа автобусларга ия булды

Республикада мәктәпләрнең автопаркы 200 яңа автобус белән тулыланып, меңнән артты.

Татарстан районнарында мәктәпләр яңа автобусларга ия булды
tatarstan.ru

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Алабуга шәһәрендә Татарстан районнары мәктәпләренә яңа автобуслар тапшыру тантанасы булды. Сары төстәге «Ford Tranzit» автобуслары һәр районга да бирелде. Барлыгы — 200 автобус. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

Автобуслар район һәм авыл балаларын йөртү өчен файдаланылачак. Моңарчы Татарстанның мәктәпләр автопаркында 860 автобус булган.

«Шәһәрдә дә, авылларда да балаларны конкурентлыкка сәләтле итеп үстерү мөһим. Без моны районнарда база мәктәпләре булдырып, балаларны шунда йөртеп оештыра алабыз», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Балаларның юлда йөргәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм транспортның төзек булуы мөһим мәсьәлә дип белдерде Татарстан Президенты.

«Автобуслар Алабуга шәһәрендә җитештерелгән. Бик яхшы автобуслар. Балаларның куркынычсызлыгы контрольдә дип районга кайткач әйтә аласыз», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов автобус ачкычларын кабул итеп алган район башлыкларына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100