Рөстәм Миңнеханов бабасының туган ягында - Мамадыш районы Дусай авылы мәчетендә булды

Дусай авылы халкы Президентның бабасы Миңнехан турында истәлекләр сөйли.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бабасы Миңнеханның туган ягында - Мамадыш районы Дусай авылында, әтисе Нургали Миңнеханов ярдәмендә төзелгән мәчеттә булды. «Татар-информ» хәбәрчесе, авыл халкының Президент белән очрашуын күреп, Нургали Миңнеханов турында истәлекләрне барлады.

Татарстан Президентының бабасы турындагы истәлекләрне Дусай авылыннан Шәмсиямал Диярова сөйләде. Аның сүзләренчә, Миңнехан Дусайда туып үсә. Аларның өйләре яна һәм гаиләләре белән хәзерге Теләче районы Игенче авылына күчеп китәләр.

Дусай авылы халкы әле дә Президентның бабасы Миңнехан турында истәлекләр сөйли. «Миңнехан бабай күченеп киткәч тә, безнең авыл халкы „кунакка йөрдек“, дип сөйли торган булган. „Нургали абый белән уйнап үстек, бәләкәй чагыннан ук кунакка килә иде“, дип сөйлиләр», — диделәр Президентка Дусайда.

Саба районы урман хуҗалыгы директоры булган чакта Нургали Миңнеханов Дусай мәчетен төзү өчен бүрәнәләр кайтарта. 1998 елның октябрендә авылда мәчет ачыла. Мәчет Нургали Миңнеханов һәм ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Галимҗан Җиһаншин исемнәрен йөртә. Мәчет мулласы итеп төзелеш эшләренә зур өлеш керткән Гафур Минһаҗев билгеләнә. 

Мәчетнең хәзерге мулласы Мәгъсүм Насыйбуллин әйтүенчә, бу урында элек тә мәчет булган. «Манараларын кискәч, безгә укырга мәктәп булып калды ул. Манарасы киселгән мәчет яңадан торгызылгач, авыл халкы бик сөенде, бөтенесе булдыра алганча ярдәм иттеләр: кем хезмәте белән, кем акчасы белән», — диде ул.

Шәмсиямал Диярова да мәчетнең ачылганын хәтерли. «Нургали Миңнеханов мәчет ачылышына килде. Бөтен авыл халкы җыелышты. Аны бик ачык кеше итеп хәтерлибез», — диде Шәмсиямал апа. Авыл халкы истәлекләре буенча, Нургали Миңнеханов мәчет ачылышында түбәтәйләр бүләк иткән. 

Рөстәм Миңнеханов Дусай авылында мәчеттә булды һәм авыл уртасында урнашкан ике кабергә чәчәкләр салды. Әлеге каберләрне авылда «Изгеләр кабере» дип атыйлар. Анда хаҗдан кайтып баручы мөселманнар җирләнгән дигән фикер бар.