news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп ашханәсендә туклану буенча шикаятьне электрон журналга язып булачак

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шикаять һәм тәкъдим язу өчен электрон журнал ясый.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Тиздән Татарстан укучыларының ата-аналары мәктәптә туклану турында бәяләмәне электрон журналда язып калдыра алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда «Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.

«Бездә 2019 елның 1 апреленнән бирле эшли торган бер инструмент бар. Бу - ата-аналар контроле журналы. Һәр ата-ана, мәктәп администрациясе белән килешеп, мәктәп ашханәсенә кереп, мәктәп менюсындагы ризыкларны ашап карый һәм журналда бәяләмә калдыра ала. Без бу бәяләмәләрне атнага бер тапкыр барлык мәктәпләрдән җыябыз. Хәзер журналның электрон версиясе эшләнелә», — диде ул.

Спикер сүзләренчә, укучылар «Поел и доволен» мобиль кушымтасыннан файдалана. Балалар актив позициядә тора. Әгәр алар канәгать булмаса, департаментның кайнар линиясенә шалтырата ала. Моннан тыш, мәктәптә туклану сыйфатын контрольдә тоту өчен балаларның ата-аналары җәлеп ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100