news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә бюст урнаштырылды

Бюст Татарстанның беренче Президенты дөньяга килгән Әнәк авылында куелды.

Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә бюст урнаштырылды
Эльза Нәбиуллина

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Республиканың Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бюст урнаштырыла. Блогер Эльза Нәбиуллина Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр итте.

«Бу — аның туган авылы. Очраклы рәвештә генә әлеге вакыйганың шаһиты булдым. Бюстның рәсми ачылышы 26 августка билгеләнгән. Шул ук көнне „Бабайда кунакта“ дигән парк та ачылыр дип көтелә», — диелә постта.

Парк Әнәк авылы уртасыннан агып уза торган Сарашлы инеше буенда төзелә. Анда яр буе зонасы һәм сәхнә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot