news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп яшендәге бала өчен түләүне бары тик банк картасына гына алып булачак

Түләү алу өчен гаризаны 15 июльдән октябрь ахырына кадәр тапшырырга кирәк.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Мәктәп яшендәге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне банк картасына гына алырга мөмкин.

«Бары тик картага, теләсә кайсы түләү системасы картасына алырга була. Түләү бер генә тапкыр бирелгәч, аны алу өчен „Мир“ түләү системасы булган карта ачып торырга кирәк түгел», — дип хәбәр итә Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

Шулай ук, түләүгә бирелгән гаризалар биш эш көне дәвамында карала. Түләү гаиләнең керемнәре составында исәпкә алынмый.

Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында карарны Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама вакытында әйткән иде.

6-18 яшьлек балалары булган, шулай ук сәламәтлекләре чикле 18 яшьтән өлкәнрәк, әле дә мәктәптә укыган балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен 10 мең сум бирелә.

Түләүләрне алу өчен гаризаны агымдагы елның 15 июленнән октябрь ахырына кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Беренче түләүләр 16 августтан бирелә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100