news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ветеран янәшә яши» категориясе буенча килгән 29 мөрәҗәгатьнең 25е хәл ителгән

«Шикаятьләр буенча, Имәнлек урамында сугыш ветераны йорты белән янәшә җәяүлеләр тротуарын төзекләндерү буенча чаралар күрелгән», — диде Сәрия Сабурская.

«Ветеран янәшә яши» категориясе буенча килгән 29 мөрәҗәгатьнең 25е хәл ителгән
Владимир Васильев

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Халык контроле» системасына ел саен яңа категорияләр өстәлә. Быел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, тест режимында «Ветеран янәшә яши» категориясе кертелгән. Барлыгы 29 мөрәҗәгатьнең 25е хәл ителгән, дүртесе - эш стадиясендә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.

«Ветеран янәшә яши» категориясе ветераннарга тиешле ярдәм күрсәтелү сорауларына багышланган.

«Шикаятьләр буенча, Имәнлек урамында сугыш ветераны йорты белән янәшә җәяүлеләр тротуарын төзекләндерү буенча чаралар күрелгән. Тротуар булмау аерым бер мәшәкатьләр, бигрәк тә, кышын кыенлыклар тудырган. Мөрәҗәгать килгәч, администрация кирәкле чараларын күргән. Түбән Кама һәм Тукай районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләрен төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр хәл ителгән», — диде Сабурская.

Яңа категориянең икенчесе — Covid-19 категориясе, ул коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләренә кагыла.

Гражданнар коронавирус таралуны кисәтү буенча чаралар күрү кирәклеген әйтеп, гаризалар калдырган. Барлыгы 464 мөрәҗәгать теркәлгән, 415е буенча сораулар чишелгән. Халыкны волонтерлык ярдәме, гомуми кулланыштагы урыннарны дезинфекцияләү, даруханәләрдә шәхси саклану чаралары булу сораулары борчыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100