news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын җәмәгать контроле үзәге аша хәл итәргә була

Җәмәгать контроле үзәгенә халык күбесенчә идарәчеләрнең эшчәнлегеннән, хезмәт күрсәтү буенча исәпләүләрдән, өй яны мәйданы тиешле тәртиптә булмавыннан зарланган.

Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын җәмәгать контроле үзәге аша хәл итәргә була

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган мәсьәләләрне төбәк җәмәгать контроле үзәге аша хәл итәргә була. Халыкка методик һәм хокукый ярдәм бушлай күрсәтелә. Моның турында Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төбәк җәмәгать контроле үзәге башкарма директоры, Татарстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Дмитрий Романов оешмага бүген алты ел тулу уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Безнең янга хокукый ярдәм сорап килүче гражданнар күп. Җәмәгать контроле үзәге эшләү дәверендә идарәче компанияләргә карата дәгъвалар буенча биш йөзләп суд карары торак хуҗаларының файдасына кабул ителде», — дип әйтте җәмәгать оешма җитәкчесе.

«Без соңгы өч ел эчендә халыктан җыелган торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне анализладык. Зарланучылар саны кимүе сөендерә. Шулай да иң күп мөрәҗәгатьләр идарәчеләрнең эшчәнлегеннән, хезмәт күрсәтү буенча исәпләүләрдән, өй яны мәйданы тиешле тәртиптә булмавыннан зарланып ирешә», — дип белдерде Дмитрий Романов.

Спикер сүзләренә караганда, ишегалдын төзекләндерү буенча да сораулар соңгы елда кимегән, «Безнең ишегалды» дәүләт программасын гамәлгә ашыру уңай нәтиҗә биргән.

Халыкны кабул итү Казан шәһәре, Лобачевский ур., 10 В йорты, 4 подъезд адресы буенча тәэмин ителә. Пандемия вакытында кешеләр алдан язылу шарты белән генә кабул итәлә.

(843) 2362997 кайнар элемтә телефоны аша 9.00-18.00 вакыты аралыгында шалтыратып борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә һәм аларга ачыклык кертергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100