Татарстанда 37 градуслы эсселек көтелә

Республикада урыны белән көчле яңгыр, боз һәм көчле җил булырга мөмкин.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә кабат аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, төнлә республикада 21-26 градус җылы булуы фаразлана. Көндез исә һава температурасы 29-34 градуска кадәр, республика көнчыгышында 32-37 градуска кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» иртәгә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм боз көтелә, дип хәбәр иткән иде.