news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер

Исемлеккә Россия базарында ихтыяҗ зур булган туристик юнәлешләр кергән.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Россия туристларын сигез ил кабул итәргә әзер, алар арасында Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә бар. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башлыгы Майя Ломидзега сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«14 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Россия туристларын билгеле бер шартларда кабул итәргә әзер сигез ил бар: Төркия, Куба, Доминикана, Мексика, Мальдивы, Хорватия, Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләре. Без, һичшиксез, туристик юнәлешләр булган һәм Россия базарында ихтыяҗ зур булган илләрне алдык», - дип хәбәр итте Ломидзе.

Аның сүзләренә караганда, әлеге илләргә бару өчен Россия туристларына  бары коронавирус булмау турындагы документ кирәк. Бердәнбер шарт-белешмә чикне узганчы билгеле бер сәгать эчендә алынырга тиеш. Шулай ук  илгә кергәндә ял итүчеләрнең температурасын үлчәячәкләр.

Россия туристларының Абхазиягә бару мөмкинлеге пәнҗешәмбе, 16 июльдә, билгеле булачак, диде белгеч. Шулай ук ай азагына Испания ял итүчеләрне кабул итә торган илләр исемлеген яңартачак, ә Италия мондый мәгълүматларны иртәгә үк игълан итәчәк.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, Россия Италия һәм Испания билгеле бер вакыттан соң кабул итәргә әзер булган илләр исемлегенә керә ала», — диде Ломидзе. Шулай да россиялеләр өчен бу илләргә сәяхәтләр 17 июльдән һәм 1 августтан ачык булачакмы, әлегә расланмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100