news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады

Сәүдә үзәкләрендә 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү урыны булган кибетләр ачылды.

Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда өлешчә ЦУМ һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре эшли башлады. Аларда 800 квадрат метрдан артык булмаган, аерым керү урыны булган аерым кибетләр ачылды.

Аерым алганда, «Горки Парк» сәүдә үзәгендә Baden, FUN DAY, KARI, «Детский мир», «М.Видео» һәм «Лента» кибетләрендә аерым керү юллары бар.

Күп кибетләр ЦУМ сәүдә үзәгендә ачылды, чөнки бинага алты аерым керү урыны бар. Үзәк ишек янында килүчеләрнең керүен сакчы координацияләп тора.

Акрынлап «Мега» сәүдә үзәге дә эшли башлады. Хәзер анда «Детский мир», LC Waikiki, Mango, Gloria Jeans һәм OBI ачылган. Һәр кибетнең урамнан аерым керү юлы бар.

Элегрәк «Татар-информ» Роспотребнадзор ТР Министрлар Кабинетына сәүдә үзәкләре һәм кафеларны ачарга тәкъдим итүен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100