news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җирлекне ямьләндерү, юллар “Халык контроле” системасында иң актив категорияләр булган

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.

Җирлекне ямьләндерү, юллар “Халык контроле” системасында иң актив категорияләр булган
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында территорияне ямьләндерү, юллар иң актив категорияләр булган. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтте.

Территорияне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр 21 тапкыр арткан, шулай ук, муниципаль юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру популяр ачык категорияләр санала. Аларга теркәлгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә. Ябык категорияләрдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, коронавирус таралуны кисәтү юнәлешендәге гаризалар өстенлек итә.

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән. «39 меңгә якын хәбәр һәм аларга 27 мең комментарий. Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатьләрен 79 мең тапкыр хуплаган», — диде министр урынбасары Радик Гыйсмәтов.

«Халык контроле» системасына көн саен 2902 лап мөрәҗәгать килә. Дөрес итеп җибәрелмәгән өчен, аларның якынча 36 процентын модераторлар кире җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кулланучыга җибәрә.

Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын хатын-кызлар юллавы мәгълүм.

Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100