news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Халык контроле» системасындагы хәбәрләр буенча актив һәм сүлпән эшләүчеләр билгеле

Сәрия Сабурская җанлы эш проблемаларны, төрле сорауларны вакытында ачыкларга ярдәм иткәнен искәртте.

«Халык контроле» системасындагы хәбәрләр буенча актив һәм сүлпән эшләүчеләр билгеле
"Татар-информ" архивы

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләр буенча чаралар күрү, проблемаларны хәл итү буенча иң актив һәм сүлпән эшләүче районнар билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская атады.

Түбәндәге район-шәһәрләрдә мөрәҗәгатьләр буенча эш үтәлеше 73 проценттан алып 93 процентка кадәр. Бу Чаллы, Актаныш, Әлки, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба районнары.

«Мондый җанлы эш проблемалы сорауларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Әйтик, Яр Чаллыда беренче яртыеллыкта системага 3914 мөрәҗәгать килгән, 3015 се хәл ителгән», — диде Сәрия Сабурская.

«Халык контроле» системасына теркәлгән мөрәҗәгатьләргә сүлпән җавап бирүче, мәсьәләләрне акрын хәл итүче районнар да билгеле. Аутсайдерлар — Алексеевск, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш районнары. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бу җирлекләрдә халык мөрәҗәгатьләре буенча эш башкарылышы 55 проценттан түбән булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100