Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар Ульяновскида булып киттеләр

Россиянең кырык төбәгеннән җыелган татар яшьләре узган шимбә көнне Ульяновски шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар
(Ульяновски, 14 июль, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Татар егетләре һәм кызларын берләштерү максаты белән быел инде унсигезенче тапкыр оештырылган мөһим чарада – Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар үткән шимбә көнне Ульяновски шәһәрендә булып киттеләр.
Казан-Болгар-Самара-Сарытау-Ульяновски-Алабуга-Казан маршруты буенча бер атналык сәфәргә чыккан “Борис Полевой” теплоходын Ульяновски елга портында шәһәребезнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре милли җыр-биюләр, чәкчәк һәм ипи-тоз белән каршы алдылар.
Сембер каласының кадерле кунакларын беренче булып өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов сәламләде. Ул җирле татар хәрәкәтенең соңгы еллардагы уңышлары һәм алда торган бурычлар хакында бәян итте. Сез – халкыбызның гүзәл киләчәге, туган телебез һәм мәдәниятебезнең иртәгәсе көне нәкъ сезнең тырышлыкка бәйле булачак, диде ул. Ә Ульяновски өлкәсенең Яшьләр эшләре министры урынбасары Сергей Ерофеев төбәгебездә теркәлгән татар яшьләре оешмаларының бик күп юнәлешләр буенча активлык күрсәтүе турында сөенеп сөйләде. “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыяте җитәкчесе Тимерша Вахитов Татар яшьләре көннәренең яшь буын вәкилләрендә милли горурлык хисе тәрбияләүгә бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте. Әлеге чарада катнашучылар арасында яраткан җырчыбыз Мингол Галиевне һәм шулай ук танылган тарихчыларны күрүе аеруча шатландыра, диде ул. “Сембер” бизнес-клубы президенты Руслан Гайнетдинов һәм Ульяновскиның Татар яшьләре үзәге вәкилләре исә кунакларны истәлекле бүләкләре белән сөендерделәр. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең дин эшләре буенча советы рәисе Ринат Вәлиуллин әлеге чарада катнашучылар санының елдан-ел арта баруы турында хәбәр итте. Быел Татар яшьләре көннәренә илебезнең 40 төбәгеннән 160 вәкил килде, диде ул.
Тантананың концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Аны 91 нче санлы татар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ләйсән Хәйруллина “Татарлар” исемле шигыре белән башлап җибәрде. Ә “Сембер” халык ансамбленең солисткасы Халисә Мәхәммәдиева үзенең яшьтәшләренә яраткан җырларын бүләк итте.
Аннары егетләр һәм кызларны Ульяновски шәһәренең истәлекле урыннары буенча экскурсия көтә иде. Кунаклар калабызның Үзәк җәмигъ мәчетендә булырга да өлгерделәр.