news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан егетенең үлемендә гаепләнүчеләр 11гә җитте
Новосибирски шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаепләнүчеләр һаман да арта
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 14 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Новосибирски шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаепләнүчеләр һаман да арта.
Хәзер аларның саны 11гә җитте. Бу хакта махсус тикшерү төркеме вәкилләре хәбәр итә.
Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирски шәһәрендә Башкортстанның Учалы шәһәреннән татар егете Радмир Сәгыйтовның гомере өзелгән иде. Новосибирски шәһәрендәге хәрби команда училищесына укырга кереп, әле беренче курсны гына тәмамлап килүче Радмир Сәгыйтов үз-үзенә кул сала. Хәрби училищедагы башка курсантларның җәберләүләренә түзә алмыйча, быел 5 мартта мордар китү юлын сайлый – кулындагы юан кан тамырын кисә һәм, күп кан югалтудан, хастаханәдә гомере өзелә аның.
Май аенда шушы хәлгә каршылык йөзеннән Уфада пикет та үткән иде. Ул урам җыенында югары уку йортлары талиплары һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, республиканың күренекле шәхесләре катнашты. Алар төрле шигарьләр тотып килгән иде. Таләпләр арасында Россия армиясендә тәртип урнаштыру кирәклеге дә, Радмир Сәгыйтовны үлемгә китереп җиткерүчеләрне хөкем итү дә, башка төрле таләпләр дә булды.
Башкортстандагы хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты Радмир Сәгыйтовның үлемен тикешрүне күзәтү астында тота. Комитет вәкилләре Башкортстан җитәкчелегенә дә дәгъва белдерә. Башкортстаннан Россия армиясенә иң күп солдатлар алына, хәтта Мәскәүгә ярарга тырышып, планны арттырып та үтиләр, дип белдерә алар. 4 миллион халкы булган Башкортстаннан һәр елны 8 меңгә кадәр егет хәрби хезмәткә чакырыла, ә менә 10 миллионннан да артык кешелек Мәскәүдән нибары 4 мең тирәсе генә кеше армия сафларына алына. Кайда монда гаделлек? Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчеләре егетләрне армиягә озату буенча планны арттырып үтәп, төрле бүләкләр ала, ә ата-аналар үз улларының гәүдәләрен кургаш табутларда гына ала.
Радмир Сәгыйтовның бертуган апасы Лилия туташ сүзләренчә, Новосибирск хәрби училищесы офицерлары башта бу вакыйганы гади хулиганлык күренеше дип кенә бәяләгән. Әмма Лилия туташ анда Радмирга карата милли нигездә басым да көчле булганлыгын раслый.
“Радмир кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланган иде, шуңа күрә дә хәрби училищега укырга керде, - ди Лилия туташ. - Әмма Россия армиясендәге тәртипсезлекләр аның хыялларын гына җимереп калмады, ә үзен дә гүргә кертте. Шуңа күрә без Радмирның үлемендә гаепле барлык кешегә гадел хөкем бирелүе өчен бар тырышлыгыбызны салачакбыз”, - ди Лилия туташ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot