news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел илкүләм проектлар буенча мәдәни үсеш үзәкләре төзеләчәк

2021 елда Татарстанда барлыгы 30,9 миллиард сумны җәлеп иткән 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда илкүләм проектлар буенча Алабуга һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге төзеләчәк. Моннан тыш, республиканың Минзәлә һәм Кукмара районнарында өч авыл мәдәният йорты ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук быел Татарстанда 2,7 мең укучыга исәпләнгән ике гомуми белем бирү мәктәбе ачылачак. Алар Казанның «Арт Сити» һәм «Салават күпере» торак комплексларында урнашачак. Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә, Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында 3,1 мең урынга 16 балалар бакчасы төзеләчәк.

Татарстан башкаласында Балалар онкология һәм гематология үзәге, ә Кукмарада универсаль спорт залы да кулланышка тапшырылачак.

2021 елда Татарстанда барлыгы 30,9 миллиард сумны җәлеп иткән 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге сумманың 22,8 миллиард сумы — федераль бюджеттан, 8,1 миллиард сумы республика бюджетыннан бүленгән.

Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлады. 2030 елга кадәр яңа максатларны дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән указында билгеләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100