news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рострудта файдаланылмаган отпуск өчен компенсация алу турында сөйләделәр

Кеше 15 июньнән эшли башлаган икән, аның ялларын исәпләү өчен яңа хезмәт елы да нәкъ менә шушы көннән исәпләнә башлаячак.    

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Файдаланылмаган отпуск көннәре өчен акчлата компенсация түләнергә мөмкин. Россия хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) хезмәткәрләре тиешле сумманы ничек дөрес исәпләү турында онлайнинспекция.рф порталында сөйләгән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Файдаланылмаган отпуск өчен акчаны ике очракта гына алырга мөмкин, дип искә төшерәләр Рострудта. Беренчедән, эштән азат иткәндә эш бирүче файдаланылмаган ял көннәре өчен түләргә тиеш. Икенчедән, хезмәткәрнең еллык ялы 28 календарь көннән артып китсә, аның гаризасы буенча эш бирүче отпускның өстәмә өлешен (28 көннән артык) акчалата түләүгә алмаштырырга мөмкин. 

Отпуск хезмәткәргә календарь ел өчен түгел, ә оешмада 12 ай эшләгән өчен бирелә. Ягъни һәр кеше өчен хисап индивидуаль рәвештә алып барыла. Кеше 15 июньнән эшли башлаган икән, аның ялларын исәпләү өчен яңа хезмәт елы да нәкъ менә шушы көннән исәпләнә башлаячак.    

Соңгы 12 айда уртача көнлек хезмәт хакын исәпләргә кирәк. Моның өчен хезмәткәргә (барлык премияләрне, гонорарларны һәм хезмәт кеременең башка төрләрен дә кертеп) түләгән бөтен сумманы алалар һәм башта уникегә, ә аннары 29,3 (айлык көннәрнең уртача саны) бүләләр. Файдаланылмаган ял көннәрен уртача көнлек хезмәт хакына тапкырлыйлар һәм кешегә тиешле сумма килеп чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100