news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә дүрт көнлек эш атнасы башланды

Россия көне быел шимбә көнгә, 12 июньгә туры килде, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә, 14 июньгә күчерделәр.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Яңа атна Россиядә эшләми торган дүшәмбедән башланды, гражданнарны нибары дүрт эш көне көтә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Россия хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә аңлатуларынча, Россия көне быел шимбә көнгә, 12 июньгә туры килде, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә, 14 июньгә күчерделәр. Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итә.

Шул ук вакытта Мәскәүдә катлаулы эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә, 15 июньнән 20 июньгә кадәр эш көннәре түгел дип игълан ителде. Бу боерыкны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады.

Россиядә яшәүчеләрне өчен киләсе озын яллар ноябрьдә генә көтелә.

Элегрәк Хезмәт министрлыгы 2022 елда ял көннәрен күчерү турындагы проектны чыгарган иде. Анда 2022 елда май ялларын аерым, ягъни 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр итәргә тәкъдим ителә. Шулай ук шимбәгә туры килгән 5 март ял көнен 7 мартка дүшәмбегә күчерү тәкъдим ителә.

Шулай итеп, 2022 елда 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр, 23 февраль, 6-8 март, 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 май; 11-13 июнь; 4-6 ноябрь ял көннәре булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100