news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Геленджикка авиарейслар ачылачак

Бу сезонлы рейслар, алар  Кара диңгез яр буенда җылы һава торышы булганга кадәр яки сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 24 июньнән Казан аэропортыннан Геленджик курорт-шәһәренә рейслар башкарылачак. Атнага ике тапкыр рейслар булачак.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе Казаннан очып китү 11.30 сәгатькә, ә Геленджикка 14.15 сәгатьтә килү планлаштырыла. Самолет 15.15 сәгатьтә очып китә һәм Татарстан башкаласына 17.55 сәгатьтә кайтып җитәчәк.

Шимбә көннәрендә Казаннан очып китү 12.20 сәгатькә, ә Геленджикка килеп җитү 14.35 сәгатькә билгеләнгән. Лайнер якшәмбе көнне 21.10 сәгатьтә кире юнәлештә очачак һәм Татарстан башкаласына 23.40 сәгатьтә төшәчәк.

«Юлга ике сәгать вакыт китәчәк. Бу сезонлы рейслар, алар Кара диңгез яр буенда җылы һава торышы булганга кадәр яки сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Пассажирлар Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерларында утырып очачак. Анда 50 кеше сыя.

news_right_1
news_right_2
news_bot