news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә тимер юлчылар «Игътибар-тимер юл кичүе!» акциясен үткәрде

Акция юл хәрәкәте иминлеге автоинспекторлары белән бергә уздырыла.

Зәйдә тимер юлчылар «Игътибар-тимер юл кичүе!» акциясен үткәрде
http://zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/zyd-igtibar-timer-yul-kiche-aktsiyase-tte

(Зәй, 14 июль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәйнең Мирный бистәсе тимер юл кичүе янында «Игътибар-тимер юл кичүе!» акциясенең чираттагысы үтте. Ул автомобиль һәм тимер юллары кисешкән урыннарда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Акцияне тимер юлчылар юл хәрәкәте иминлеге автоинспекторлары белән бергә уздыра. Акция барышында машина йөртүчеләргә тимер юл кичүе аша йөрү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре язылган буклетлар таратылды, алар белән әңгәмә корылды.

«Круглое Поле тимер юллар дистанциясендә агымдагы елның алты аенда юл-транспорт һәлакәте булмады. Зәйдә элек өч тимер юл кичүе бар иде, бүгенге көндә алар — икәү. Алар — 128 һәм 124нче тимер юл кичүләре, барысы да тавыш сигнализациясе, шлагбаумнар, чикләү җайланмалары һәм юл билгеләре белән тәэмин ителгән. Һәр икесендә дә тәүлек әйләнә кизү торучылар бар», — ди мастер Олег Ризатдинов.

Юлларда имин йөрик, машина йөртүчеме, юлаучымы син — безнең һәммәбезне өйдә көтәләр. Быел райондагы ике тимер юл кичүләрендә зур транспорт һәлакәтләре булмады. Алга таба да тимер юл кичүләрендә игътибарлы булсак иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100