news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә йорт территориясе яшелләндерелгән һәм төзекләндерү эшләре үткәрелгән

Филиал хезмәткәрләре көче белән барлыгы 25 данәдән артык юкә үсентесе утыртылган.

(Яшел Үзән, 14 июль, «Татар-информ»). «Рослесозащита» ФБУ филиалы — Татарстан Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәренең Бакый Урманче урамы буенча урнашкан йорт территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрен үткәргән. Бу турыда Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы кысаларында үткәрелгән.

Әлеге йортта федераль программа ярдәмендә торак шартларын яхшырта алган Бөек Ватан сугышында катнашучылар яши. Филиал хезмәткәрләре көче белән барлыгы 25 данәдән артык юкә үсентесе утыртылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100