Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләргә коронавирусның икенче дулкынына әзерлек буенча киңәшләр бирделәр
Вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренчә, җәй көне иммунитетны ныгыту белән шөгыльләнергә кирәк.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Көзен Covid-19 инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин, шуңа күрә иммунитетны ныгытырга кирәк. Бу хакта Н. Ф. Гамалей исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты вирусологы, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн белдерде. Бу турыда «Звезда» телеканалы хәбәр итә.
Галим фикеренчә, җәй көне коронавирус таралу куркынычы кими, чөнки кешеләрнең иммунитеты ныгый. Бу вакытны Covid-19 йоктыру куркынычыннан саклану өчен кулланырга кирәк, дип ышана ул.
Табиб сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә
Авыру күбесенчә җиңел һәм урта формада уза, ә сәламәт кешеләр аны күпкә җиңелрәк кичерә, диде ул.
Анатолий Альтштейн сүзләренчә, авыру таралуның икенче дулкыны гади кешеләргә түгел, ә медицина учреждениеләре өстенә төшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз