news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиянең пандемиядән минималь югалтулар белән чыгуы турында әйтте

Президент сүзләренчә, Хөкүмәт һәм төбәкләр җитәкчеләре бер команда булып эшли.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Россия Covid-19 коронавирусы пандемиясеннән ышанычлы адымнар һәм минималь югалтулар белән чыга. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде. Әңгәмәдән өзек тапшыруны алып баручы Павел Зарубинның Инстаграм битендә чыккан.

«Бу вазгыятьтән ышанычлы адымнар һәм минималь югалтулар белән чыгабыз. Алга таба да шулай булсын», — диде дәүләт башлыгы.

Путин бәяләвенчә, билгеле бер чыгымнар булуга карамастан, ил хакимияте җитәрлек ритмик эшли. Ул Россиядә һәм Кушма Штатларда коронавируска каршы көрәшнең ничек оештырылуын чагыштырды. Аның фикеренчә, пандемия вазгыяте АКШның гомуми проблемаларын яктыртты.

Моннан тыш, Президент сүзләренчә, Россиядә Хөкүмәт һәм төбәк җитәкчеләре бер команда булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100