news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә хастаханәсе территориясенә чәчәкләр утырттылар

Минзәлә табиблары безнең сәламәтлекне саклый,ә территориясендә район предприятияләре матурлык тудыра.

Минзәлә хастаханәсе территориясенә чәчәкләр утырттылар
http://menzela.ru

(Минзәлә, 14 июнь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илдус Шаһиев). Коммуналь челтәрләр, АТП, «Юность» боз сарае коллективлары Минзәлә хастанәсе территориясенә чәчәкләр утыртты. Эш барышын район башлыгы Айдар Салахов та күрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә эшләгән коллективларга рәхмәтен әйтте. Бер атна эчендә барлык эшләрне дә төгәлләү бурычын куйды.

«Бюджет оешмасы булсак та, бар эшебезне ташлап ярдәмгә килдек», — «Юность» спорт мәктәбе директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100