news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда социаль дистанцияне өчпочмак белән үлчи башладылар

Татарстан башкаласында кафе һәм рестораннарда җәйге верандалар ачылды.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Казандагы кафеларның берсендә социаль дистанцияне 15 өчпочмак белән үлчәүне сорыйлар. Фото социаль челтәрдә чыкты.

«Зинһар өчен, дистанцияне 15 өчпочмак — 1,5 метр саклагыз», диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы озак вакыттан соң Татарстан башкаласында кафе һәм рестораннарда җәйге верандалар ачылуын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100