Совет районында су бирү вакытлыча туктатылып тора

Совет районында су бирү вакытлыча туктатылып тора

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанның Совет районында су туктатылачак. Ләкин бу көнне, иң беренче чиратта, медицина учреждениеләренә цистерналарда су китереләчәк.

Казан шәһәре мэриясенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр итүенчә, районда су туктатылу Глушко урамында төзелгән яңа йортларга су җибәрү эшләре белән бәйле.

Шул сәбәпле, Совет райоының Глушко урамы 17, 19, 21, 23 нче йортларда, Фәйзи урамы 23 нче йортта, Бигичев (Фәйзи урамыннан алып Магистральная урамына кадәр), Туганлык, Дуслык, Ковыльная урамнарында, шулай ук Клыки бистәсенең Магистральная, Садовая, Төзүчеләр, Амарантовая, Экологическая урамнарында иртәнге 09.00дан кичке 23.00гә кадәр су булмаячак. Шуңа да “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе алдан ук су җыеп калырга киңәш итә.