Татарстанда сәламәтлеккә теләктәшлек итүче “алтын дәрәҗәдә”ге 10 яңа мәктәп пәйда булды

Татарстанда сәламәтлеккә теләктәшлек итүче “алтын дәрәҗәдә”ге 10 яңа мәктәп пәйда булды

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген «Ак Барс» яшьләр мәдәният спорт үзәгендә сәламәтлек һәм физик культура буенча I республика фестивале булды. Чара “ТР укучыларының белеме һәм сәламәтлеге”, шулай ук “Физик культура елы” программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Узган уку елы дәвамында Татарстанда берьюлы берничә конкурс үтте, аларга бүген нәтиҗә ясалды.

Фестивальдә барлыгы өч номинация игълан ителгән иде. “Иң яхшы сәламәтлек театры” номинациясендә Татарстанның Яшел Үзән Нурлат мәктәбе, Азнакайның 7нче мәктәбе, Зәйнең 4нче мәктәбе, Әлмәтнең 17нче мәктәбе, Әлки районның Түбән Әлки мәктәбе, Лаеш районы мәктәптән тыш эш үзәге, Яшел Үзәннең 1нче мәктәбе, Сарман районының 1нче гимназиясе, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясе, Алексеев районының Левашово мәктәбе җиңүгә иреште. Бу мәктәп вәкилләре бүләккә видеомагнитофон һәм телевизор алды.

Моннан тыш сәламәтлеккә теләктәшлек итүче “алтын дәрәҗәдә”ге 10 мәктәп һәм “көмеш дәрәҗәдә”ге 99 мәктәп вәкиле бүләкләнде. “Алтын дәрәҗәдә”ге 10 яңа мәктәп арасында – Татарстанның Актаныш районы 2нче мәктәбе, Актаныш районының Уразай мәктәбе, Бөгелмә шәһәренең 2нче физика-математика лицее, Яшел Үзән шәһәренең 14нче лицее, Алабуганың 1нче татар гимназиясе, Балтач районының Салавыч, Субай мәктәпләре, Яшел Үзәннең 16нчы мәктәбе, Чаллының 86нчы “Өмет” мәктәп-интернаты, Яшел Үзән районының 1нче Васильево мәктәбе. Республиканың әлеге уку йортлары җитәкчеләренә компьютер бүләк ителде.

“ТРда иң яхшы уку-матди база һәм физкультура укытучы лабораториясе” конкурсында җиңгән ике физкультура укытучысына акчалата премия тапшырылды. Казанның 113нче мәктәбе укытучысы Александр Рыжков һәм Әлмәтнең 1нче гимназия укытучысы Галимҗан Хәйдәровка беренче урынны алган өчен 17500 сум күләмендә премия тапшырылды.

Татарстаннан “Башлангыч сыйныфлар өчен иң яхшы уку-методика белешмәсе һәм физкультура дәресләре конспекты” конкурсында 62 укытучы катнашты. Алабуга муниципаль районы 26нчы балалар бакчасының башлангыч мәктәбе физкультура укытучысы Татьяна Кисилева уңышка иреште. Аңа диплом һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.