news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан депутатлары Казанның 175нче мәктәбендә зыян күрүчеләр өчен акча күчерде

Теләге булган һәр кеше финанс ярдәме күрсәтә ала.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Россия Кызыл Хач» оешмасына Казанның 175нче мәктәбендә фаҗига вакытында зыян күрүчеләр өчен акча күчерде.

«Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм даими эшләүче парламент депутатлары үзләренең бер көнлек хезмәт хакын махсус төзелгән фондка күчерде», — дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәтендә.

«Россия Кызыл Хачы» иҗтимагый оешмасы Саклык банкы белән берлектә Казанның 175нче номерлы мәктәбенә һөҗүм иткәндә зыян күрүчеләр өчен акча җыю счеты ачты. Теләге булган һәр кеше финанс ярдәме күрсәтә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100