news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендә атышта зыян күрүчеләр өчен 62 миллион сумнан артык акча җыйганнар

Акчаны шифаханә-курорт дәвалануына, ял итүгә, тернәкләндерү чараларын сатып алуга тотачаклар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Казан гимназиясендә фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен 62 миллион сумнан артык акча җыелган. Аерым алганда, акчаны шифаханә-курорт дәвалануына, ял итүгә, тернәкләндерү чараларын сатып алуга тотачаклар.

Элегрәк Сбербанк хәбәр иткәнчә, Татарстандагы фаҗигадән соң акча җыю өчен «Россия Кызыл Хач» оешмасы счет ачты. Бу турыда оешма рәисе Павел Савчукка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«14 майның Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Сбербанк ярдәмендә Казан гимназиясендә фаҗигадә зыян күрүчеләргә акча җыю өчен ачылган „Россия Кызыл Хач“ счетына 62 миллион 341 мең 740 сум 50 тиен акча күчерелгән», — диде Савчук.

Аның сөйләвенчә, Татарстан хөкүмәте һәм Казанның Совет районы администрациясе белән үзара хезмәттәшлектә фаҗигадә зыян күргән һәр гаиләнең ихтыяҗлары ачыклана.

«Акчаның бер өлеше шифаханә-курортларда дәвалануга, ялны оештыруга, ихтыяҗ булса тернәкләндерү чараларын сатып алуга тотылачак. Шулай ук бу мәктәптә фаҗига вакытында булган мәктәп укучыларына, педагогларга психосоциаль ярдәм күрсәтү, мәктәптә уңайлы атмосфера булдыруга сарыф ителәчәк», — дип сөйләде Савчук.

Казанда зыян күрүчеләргә ярдәм озак вакытка исәпләнгән, диде ул. «Барлык акча да тотылып бетәчәк көнне әйтә алмыйбыз. Безнең максат акчаны тотып бетерү түгел, ә кешеләргә ярдәм итү, шул ук вакытта ярдәм буларак кергән акчаны грамоталы һәм нәтиҗәле файдалану», — дип өстәде Савчук.

Хәйрия акчасы җыю кайчан тәмамланыр дигән сорауга «май ае ахырына кадәр тәгаен. Бәлки, киләсе атнада, бәлки, соңрак булыр», дип җавап бирде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100