news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атыш оештырган казанлы үзенең төркемдәшенә сектага керергә тәкъдим иткән

Ул вакытта төркемдәше аның сүзләрен шаярту дип кабул иткән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиев үзенең төркемдәшенә сектага керергә тәкъдим иткән булган.

Төркем старостасы Роберт Сибгатуллин сүзләренчә, ул вакытта төркемдәше аның сүзләрен шаярту дип кабул иткән һәм аларга әллә ни әһәмият бирмәгән.

«Ул чагында мин чыннан да ул шаярта дип уйлаган идем. Ул миңа, үзенең иблис булуын сөйләде. Ләкин мин аның сүзләрен җитди кабул итмәдем. Нинди секта булуын да сорамадым», — дип сөйләде төркемдәше.

Староста сөйләгәнчә, калган балалар Галәвиевның секта турында сөйләгәнен ишетмәгән. Башка студентлардан ул берни белән дә аерылмаган, төркемдәшләре белән якын мөнәсәбәтләрдә булмаган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 175нче гимназиядә 19 яшьлек казанлы атыш оештырган. Тугыз кеше һәлак булган, тагын 23е зыян күргән. Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә 15 бала кала. Сигез кеше, шуларның бишесе мәктәп укучылары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән Мәскәүнең әйдәп баручы клиникаларына дәвалануга җибәрелде. Суд Галәвиевны ике айга сак астына җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100