news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның атказанган табибы Илгизәр Зиатдинов вафат булды

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Татарстанның атказанган табибы Илгизәр Зиатдинов вафат булды
https://minzdrav.tatarstan.ru/

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). 12 майда КДМУның факультет педиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, хезмәт ветераны Зиатдинов Илгизәр Галимҗан улы вафат булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Илгизәр Зиатдинов 1942 елның 18 апрелендә Саба районы Олы Нырсы авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Югары белем алгач, Пермь өлкәсенә Губаха шәһәренә юл ала, анда өч ел табиб-педиатр булып эшли.

Казанга кайткач, ординатурага факультет педиатриясе кафедрасына укырга керә, аспирантураны тәмамлый. Кандидатлык диссертациясен яклый, КДМУ факультет педиатриясе кафедрасы доценты исемен ала.

Илгизәр Зиатдинов озак еллар дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, Татарстан һәм Россия педиатриясен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның фәнни хезмәтләре фәнни даирәләрдә югары бәяләнә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы һәм шәхсән ТР сәламәтлек саклау министры туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша. Илгизәр Зиатдинов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланыр, ә аның исеме Татарстан сәламәтлек саклау тарихында калыр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100