news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ» битлекләр җитештерүне башлап җибәрәчәк

Сәгатенә 2400 битлек җитештереләчәк.

«КАМАЗ» битлекләр җитештерүне башлап җибәрәчәк
«КАМАЗ» матбугат хезмәте

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «КАМАЗ» битлекләр җитештерүне башлап җибәрәчәк. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиһазлар завод территориясендә урнаштырылган. Яңа участок мәйданы — 80 кв.метр. Бүген автомат линиядә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара.

Җиһазлар белән тәэмин итүче — Sinoped International (Liaoning) Co Кытай компаниясе., Ltd. Монда сәгатенә 2400 битлек җитештереләчәк. Материал сыйфатында спанбонд, мелтблаун, энәле полиэстер, резина һәм чыбык кулланылачак. Автомат линиясе өч сменалы режимда эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot